Ярославль өлкәсендә үзмәшгульләргә ярдәм итү буенча Татарстан тәҗрибәсе тәкъдим ителде

2019 елның 16 октябре, чәршәмбе

Ярославль өлкәсендә КУЭ субъектларының акселерациясе буенча төбәк командалары өчен белем бирү программасы уза, анда һәр регион үзләренең уңышлы тәҗрибәләрен тәкъдим итә.

Татарстан икътисад министрының беренче урынбасары-Эшкуарлыкны һәм конкуренцияне үстерү департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллин үзмәшгуль гражданнар белән эшләү буенча Татарстан тәҗрибәсе турында сөйләде.

Татарстан, Мәскәү шәһәре, Мәскәү һәм Калуга өлкәләре белән беррәттән, «Профессиональ керемгә салым» дигән яңа салым режимын тикшерү буенча сынау төбәге булып тора. Республика халкы 2019 елның гыйнварыннан башлап, смартфонга «Минем салым» кушымтасын йөкләп, үз эшен дәүләт органнарына визитсыз ачу һәм моңарчы күрелмәгән түбән салымнар түләү мөмкинлеге алды (4-6 процент).

Бу мөмкинлектән Татарстанда 36 057 граждан файдаланган, башка төбәкләрдән 3,6 меңнән артык граждан «Минем салым» кушымтасында Татарстан Республикасын үзенең төп эшчәнлек регионы итеп күрсәтеп теркәлгән.

«Яңа салым режимы концепциясе эш белән формаль булмаган тәэмин итү секторы өлешен киметүне, салым органнары белән дә, хакимият органнары белән дә хезмәттәшлек итү өчен гади һәм аңлаешлы шартлар булдыруны күз алдында тота. Әлеге концепциягә без үзмәшгульләр белән хезмәттәшлекне төзегәндә, шулай ук республикада әлеге салым режимын популярлаштырганда таянабыз», - дип билгеләп үтте Рөстәм Сибгатуллин.

Массакүләм мәгълүмат чараларында, социаль челтәрләрдә һәм youtube каналларда салым режимын киң яктыртудан тыш, үзмәшгульләр өчен мәгълүмати-консультация ярдәме күрсәтү һәм теркәүгә ярдәм итү буенча тулы бер сервислар булдырылды. Үзмәшгульләр өчен консультацияләр КФҮ, «Минем бизнес» үзәге, «Үзмәшгульләргә ярдәм үзәге» АКБО һәм «Проверенный бизнес» интернет-ресурсы үткәрә.

Быел Татарстанның үзмәшгуль оешмалары биржа мәйданчыгына керү мөмкинлегенә ия булды, тагын бер ярдәм чарасы буларак җирле җитештерүчеләргә Wildberries һәм OZON эре онлайн-мәйданчыкларында сәүдә иткән өчен түләү компенсацияләү мөмкинлеге карала.

Рөстәм Сибгатуллин хәбәр иткәнчә, ноябрьдә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан, Google Россия ширкәте белән берлектә, 1 мең үзмәшгуль граждан өчен белем бирү офлайн-чара уздыру планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International