Татарстанның сигез проекты АСИның төбәкләр үсеше буенча иң яхшы тәҗрибәләр Бөтенроссия конкурсының 3 нче этабына узды

2019 елның 9 октябре, чәршәмбе

Ошаган практикалар өчен октябрь ахырына кадәр крауд-платформада тавыш бирергә мөмкин.

Октябрь ахырына кадәр стратегик инициативалар агентлыгы Бөтенроссия конкурсының өченче этабы кысаларында төбәкләрнең социаль-икътисадый үсешенең иң яхшы практикалары өчен тавыш бирү үткәрә. Проектлар конкурсның крауд-платформасында урнаштырылган.  Анда 1450дән артык гариза арасыннан комиссия сайлап алган төбәк этабы лауреатларының 380 кейсы катнаша.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы, 80 практика тәкъдир итеп, конкурска тәкъдир ителгән проектлар саны буенча лидер булды. Аларның 8е 3 нче этапка түбәндәге номинацияләрдә үтте: «Бизнеска ярдәм итү һәм экспортны үстерү», «Цифрлы үсеш», «Социаль иминлек», «Фән һәм мәгариф», «Экология һәм табигатькә сак караш», «Туризм һәм мәдәният», «Шәһәр үсеше һәм инфраструктурасы», «Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык».

Конкурста Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы инициативасы белән республикада гамәлгә ашырыла торган ике практика тәкъдир ителгән. Болар исә Гарантия фонды нигезендә эшләтеп җибәрелгән «Бердәм кредитлау үзәге (ЕЦК)» һәм бизнес белән күзәтчелек органнарының үзара хезмәттәшлеге мәсьәләләре буенча «Тикшерелгән бизнес» интернет-ресурсы.

«Татарстан бизнесына ярдәм итү буенча тәкъдир ителгән проектлар күп тапкырлар югары бәяләнде һәм башка төбәкләрнең фикерләре буенча без үзебезнең тәҗрибәләребезнең һәм идарә модельләренең нәтиҗәле рәвештә эшләвен республика күләмендә генә түгел, ә Федерациянең башка субъектларында да ихтыяҗ тудыруын беләбез. Шул ук вакытта без һәрвакыт яхшы карарлар эзлибез, шуңа күрә безгә, һичшиксез, хезмәттәшләребезнең тәкъдимнәрен күзәтү кызык. Бу конкурсның файдасы бәяләп бетергесез. Аның төп асылы җиңүчене билгеләү түгел, ә илнең барлык төбәкләре өчен иң яхшы идеяләрне кулай итү», – дип билгеләп үтте ТР икътисад министры Фәрит Габделганиев.

Россия төбәкләрендә тиражлау буенча башка тәҗрибәләр арасында республика приютларда балаларның яшәү һәм үсеше өчен уңай шартлар тудыру буенча «Бергә булдырабыз» гуманитар программасын, «Татарстан Республикасының интеллектуаль потенциалы» Мәгълүматлар банкы «IT-платформасын («ТАТПАТЕНТ» АИАС), «Алабугада Спас ярминкәсе» проектын һәм Казанның «Светлая Долина» торак комплексында «Пчелиный рай» тематик ишегалдын тәкъдим итә. Иҗтимагый бәя бирү өчен, шулай ук республикада җирле бюджетлар акчасы хисабына табигать саклау чараларын гамәлгә ашыру һәм төзелә торган территорияләрдә социаль инфраструктураны үстерү буенча проект тәкъдим ителде (Казанның Совет районындагы «Яз» торак комплексы мисалында).

Финалга 80 проект чыгачак. Конкурс нәтиҗәләре киләсе елның 12-14 февралендә узачак Сочи-2020 Россия инвестицион форумында игълан ителәчәк, шунда ук бүләкләү тантанасы да булачак. Иң яхшы тәҗрибәләрне башка төбәкләргә файдалы тәҗрибә алу мөмкинлеге бирү өчен «"Смартека" акыллы карарлар китапханәсе» платформасында урнаштырачаклар.

Ошаган практикалар өчен тавышыгызны LEADER ID платформасында теркәлгәннән соң сылтама буенча бирергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International