Татарстан укучылары һәм студентлары «төбәкләр өчен киләчәк кадрлары» Стратегик инициативалар агентлыгы программасында катнаша

2019 елның 7 октябре, дүшәмбе

«Төбәкләр өчен киләчәк кадрлары» – Стратегик инициативалар агентлыгы тарафыннан булдырылган югары уку йортлары укучылары өчен өстәмә белем бирү программасы. Хәзерге вакытта Программа Россиянең 23 төбәгендә тормышка ашырыла. Һәр субъект югары квалификацияле остазлар җитәкчелегендә сәяси, фәнни һәм профессиональ элита вәкилләре арасыннан белем алу өчен катнашучылар командасын тәкъдим итә. Командалар үзләренең проект идеяләрен тормышка ашыралар, үз төбәкләренең әйдәп баручы предприятиеләрендә профессиональ сынаулар уза.

2019 елның 23 сентябреннән 12 октябренә кадәр Татарстан командасы «Артек» Халыкара балалар үзәгендә уза торган «Төбәкләр өчен киләчәк кадрлары» тематик сменасында катнаша. Катнашуга шулай ук Пермь крае, Мәскәү, Новгород, Тула, Төмән һәм Ульяновск өлкәләреннән командалар чакырылган.

Мәктәп укучылары һәм студентлар проект эшчәнлеге турында белемнәрен киңәйтәчәкләр, эшлекле уеннарда, мастер-классларда катнашачаклар, һөнәри ориентация буенча тестлар узачак. Уку нәтиҗәләре буенча 11 октябрьдә төркем проектларын яклау узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International