Салым экспериментыннан тәҗрибә: «Берничә минут эчендә үзмәшгуль булырга мөмкин»

2019 елның 4 октябре, җомга

Татарстанның 33 мең гражданы үз эшләрен сайлаган һәм үзмәшгульләр булып теркәлгән. Аларның 80% тан артыгы элек беркайчан да эшмәкәрлек белән шөгыльләнмәгән һәм салымнар түләмәгән.

Салым эксперименты 2019 елның 1 гыйнварында илнең дүрт төбәгендә - Мәскәү шәһәре, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә һәм Татарстанда старт алды. Үзмәшгульләр категориясенә керү өчен еллык керемнең елына 2,4 млн сумнан артмавы шарт. Физик затларга хезмәт күрсәткән очракта үзмәшгульләр салымга керемнең 4% ын, әгәр түләү юридик затлардан килә икән 6% ын түләргә тиеш. 10 ел дәвамында РФ Хөкүмәте салым салу шартларын үзгәртергә хаклы түгел.

Салым түләү процедурасы максималь рәвештә гадиләштерелде: «Минем салым» федераль салым хезмәтенең мобиль кушымтасын барларга яки партнер-банк кушымтасы аша исәпкә басарга җитә.

Бүген Россия Сбербанк банкының Идел-Нократ банкы рәисе урынбасары - «Татарстан Банкы» бүлеге идарәчесе Рушан Сәхбиев Татарстанның үзмәшгуль гражданнары сафын тулыландырды.

«Үзмәшгульләргә ничек теркәлергә кирәк икәнлеген, мин «Сбербанк Онлайн» мобиль кушымтасында Фәрит Солтановичка 2 минут эчендә күрсәттем, - дип сөйләде ул. - Үзмәшгульлек белән шөгыльләнүдән туктау үзмәшгуль булып теркәлүдән авыррак түгел. «Үз эшең» сервисында «Сбербанк банкында һәм салым хезмәтендә сервисны өзеп кую»  пунктын сайларга кирәк. Банкка яки салым хезмәтенә йөрергә туры килмәячәк, барысы да онлайн рәвештә эшләнә. Иң мөһиме - бурыч килеп чыкмасын өчен салым түләргә онытмаска кирәк».

Шулай ук «Сбербанк банкы» ның Татарстан бүлеге башлыгы министрга чеклар белән эшләргә һәм клиентларның алдан язылуын онлайн рәвештә ничек алып барырга кирәклеген күрсәтте.

Яңа салым режимының өстенлекләренең берсе - төп эшне өстәмә рәвештә алып бару мөмкинлеге. Шул ук вакытта һөнәрең буенча бер һөнәр кысаларында эшләү, чиктәш эшчәнлек төрләре белән шөгыльләнү яки хәтта үз җитештерүеңне ачу мөмкинлекләре каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International