Базарның иң эре уенчылары һәм дәүләт вәкилләре электрон сәүдәнең киләчәге турында фикер алышачак

2019 елның 20 сентябре, җомга

24 сентябрь 13: 00 сәгатьтә Казан (Идел буе) федераль университетының журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең шоу-румында (Профессор Нужин 1/37 ур., 220) «Ваклап сату онлайн-сәүдәсе. Глобаль, милли һәм региональ перспективалар» темасына ток-шоу үтәчәк.

Онлайн-сәүдәнең иң эре операторлары Татарстанда логистик комплекслар төзү планнары турында белдерделәр. Бу Татарстан җитештерүчеләренең заманча онлайн-мәйданчыкларга керүен шактый гына җиңеләйтәчәк. Республикада яңа эш урыннары булдырыла һәм кадрлар әзерләүгә яңа караш таләп ителә.

Онлайн-сәүдә базарны ничек үзгәртәчәк? Сәүдә челтәрләре юкка чыгачакмы? Икътисадның бу секторын үстерү дәүләткә ни дәрәҗәдә файдалы һәм төбәккә ваклап сату онлайн-сәүдәсенең глобаль дөньясына ничек итеп керергә? Әлеге базарда уңышлы булу өчен җитештерүче һәм эшмәкәр нинди компетенцияләргә ия булырга тиеш?

Бу һәм башка күп кенә сорауларга җавапны безнең дискуссия катнашучылары бирәчәк.

Спикерлар:

• Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев

• Казан (Идел буе) федераль университеты проректоры Марат Сафиуллин

* Wildberries ширкәтен үстерү директоры Вячеслав Иващенко

* OZON ширкәтенең логистика һәм тәэмин итү чылбырлары буенча Вице-президенты Андрей Павлович

• Яндекс.Маркет ширкәтләр төркеменең В2B платформасы җитәкчесе Илья Никаноров

Ток-шоу киләчәктә UNIVER TV телеканалы аша трансляцияләнәчәк.

Керү барлык теләүчеләр өчен дә ачык.

524 91 69 телефоны буенча алдан теркәлү таләп ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International