Татарстан РФ Икътисади үсеш министрлыгында «АлмА» махсус икътисади зонасын төзүгә гариза җибәрде

2019 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «АлмА» МИЗын булдыру гаризасын хуплады. РФ Хөкүмәте карарын кабул итү өчен гариза РФ Икътисадый үсеш министрлыгына карауга җибәрелде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика территориясендә сәнәгать-җитештерү тибындагы «АлмА» махсус икътисадый зонасын төзү турындагы гаризаны хуплады. Берничә ай дәвамында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы командасы әзерләгән 5000 битлек документация Федераль хакимиятләр тарафыннан тикшерү һәм МИЗ булдыру турында РФ Хөкүмәте карарын кабул итү өчен Мәскәүгә җибәрелде.

ТР Министрлар Кабинеты карары белән махсус икътисади зонаны планлаштыру проекты инде расланган, ул республиканың Түбән Кама, Әлмәт һәм Лениногорск муниципаль районнары территорияләрендә урнашачак.

Инженер, транспорт, инновацион һәм социаль инфраструктура объектларын төзүгә 2020 елның икенче кварталында керешергә планлаштыралар. Төзелеш шәхси инвестор акчасына, бюджеттан финансланмыйча алып барылачак.  Проектның стратегик инвесторы исә «Татнефть» ГАҖ.

«АлмА» МИЗына 17 резидент җәлеп итәргә планлаштыралар. Хәзерге вакытта якорьле резидентлар белән ниятләр турында 8 килешү имзаланды. Анда «Полиолефины» ҖЧҖ, «Малеик» ҖЧҖ, «Вентокс» ҖЧҖ, «СтройСервис» ҖЧҖ, «Газовый вектор» ҖЧҖ, «АгроИдея» ҖЧҖ, «Эвакем Технологии» ҖЧҖ, «Иноксика» ҖЧҖ ширкәтләре үз инвестпроектларын гамәлгә кертергә планлаштыра.

ТР икътисад министры Фәрит Габделганиев хәбәр иткәнчә, 2025 елга фараз күрсәткечләре буенча «АлмА» махсус икътисадый зонасында инвестицияләр күләме 67,9 млрд. сумга җитәчәк. 1400дән артык яңа эш урыны булдырылачак.

«Яңа производстволарны үстерү алар урнашкан районнар икътисадында гына түгел, тулаем республика икътисадында да уңай чагылыш табачак. Бүгенге көндә җирле чималның күпчелек өлеше Татарстаннан читтә эшкәртелә һәм шуның белән бергә төбәк бюджетыннан салым керемнәре дә китә. Безнең бурычыбыз - аларны монда калдыру», - дип билгеләп үтте министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International