Татарстан эшкуарларына ярдәм 2 млрд. сумга кадәр арттырылды

2019 елның 16 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасына «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм итү» милли проектын гамәлгә ашыруга өстәмә 279,68 млн сум акча бүлеп бирелде. Татарстанда 2019 елга эшмәкәрлекне үстерүгә бүлеп бирелгән гомуми сумма 2 млрд. сумга якын тәшкил итте.

Агымдагы елда Татарстан Республикасы өчен федераль бюджет акчалары күләме 279,68 млн сумга арттырылачак. Аның 250 млн сумы «Химград» Технополисы территориясендә индустриаль парк төзелешенә («Тасма Инвест – Торг» ҖЧҖ) һәм 29,68 млн сумы Татарстан Республикасы Гарантия фонды йөкләмәләренә бүлеп биреләчәк. Татарстан Республикасы бюджетыннан өстәмә финанслау 65,6 млн. сум тәшкил итәчәк.

«Бүлеп бирелгән өстәмә акчалар Татарстан эшкуарлары өчен, димәк, тулаем республика икътисады өчен дә менә дигән яңалык. Республика Хөкүмәте дәрәҗәсендә дә, федераль дәрәҗәдә дә эшкуарлыкны үстерүгә зур игътибар бирелә. Бу Татарстанның КУЭ үсешенә бүлеп бирелә торган ярдәм күләме буенча беренче урында торуын да раслый. КУЭ милли проектында амбициоз максатлар куелган, әмма без бу күрсәткечләрнең уңышлы ирешүенә ышанабыз", - дип ассызыклады икътисад министры Фәрит Габделганиев.

2019 елда Татарстан кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү һәм аны үстерү өчен узган ел белән чагыштырганда 30 тапкыр күбрәк акча алган. Абсолют саннарда бу 2 миллиард сумга якын. Бу күрсәткеч буенча хәзерге вакытта республика Россия төбәкләре арасында лидер. КУЭ милли проекты кысаларында бүлеп бирелгән акчалар эшмәкәрләргә финанс, мәгълүмати, инфраструктура, консультация һәм белем бирү ярдәменә юнәлдереләчәк. Финанс ярдәмен әкаваплылыкчылык, микрозаймнар һәм ташламалы лизинг тәэмин итәчәк. Сәнәгать парклары төзелеше аша инфраструктура ярдәме күрсәтеләчәк. Экспорт юнәлешле эшкуарларга һәм моношәһәрләрдә бизнес үстерүче эшкуарларга ярдәм итүгә акча бүлеп биреләчәк. Өстәмә акча республика фермерларына ярдәм итүгә салынган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International