Чәк-чәк музееның яңа экспонатын тапшыру тантанасында ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР Эшкуарлыкка ярдәм итү Фонды генераль директоры урынбасары Римма Ломанова һәм музей директоры Дмитрий Полосин катнашты.
Галәмгә милли тәм-томны җибәрү идеясе ТР эшмәкәрләренә килде. Чәк-чәкне үзмәшгуль-кондитер Алинә Шәйхетдинова әзерләде.
Чәк-чәкне стратосферага очыртып кире кайтарырга махсус очу аппараты ярдәм итте, анда GPS-трекер һәм температура датчигы урнаштырылган. 30 км биеклеккә ирешеп, милли татлылык җиргә уңышлы төште.
30 августта Шәһәр көнендә космик чәк-чәкне ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка бүләк иттеләр, ул аны чәк-чәк музеена тапшырырга вәгъдә итте.
Галәмдә булып кайткан чәк-чәк музей экспонатлары арасында мактаулы урын алды. Космик милли тәм-томны Музейга туган көнендә тапшырдылар.
Шулай ук социаль челтәрләрдәге конкурста җиңүче, handshoeskzn аяк киемнәре җитештерүче Казан эшкуары, Нияз Якуповка шулай ук космик чәк-чәк бүләк иттеләр.
Тантаналы тапшыру моның белән генә тәмамланмады. Олеся Балтусова музей хезмәткәрләренә татар милли мәдәниятен саклап калуга, үстерүгә һәм популярлаштыруга керткән өлешләре өчен рәхмәт хатлары тапшырды.