Чистай» УКСИҮТенең яңа резиденты 10 млн сумлык инвестпроектны тормышка ашыра

2019 елның 11 сентябре, чәршәмбе

«К-Терм» ҖЧҖ җылыту радиаторларын җитештерү ширкәте «Чистай» УКСИҮТе өчен 10 миллион сумлык проектны тормышка ашыра.

УКСИҮТ резидентлары федераль реестрына ширкәтне кертүгә гариза Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан хупланды, бу исә элегрәк хупланган инвестпроектны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты комиссиясе тарафыннан гамәлгә кертүгә керешергә мөмкинлек бирә.

Татарстанның икътисад министры Фәрит Габделганиев билгеләп үткәнчә, моношәһәрләрне үстерү өчен үткәрелә торган чараларның нәтиҗәләрен бүген үк күзәтергә мөмкин. Үсеш күбесенчә, бу шәһәрләрдә алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләрен булдыру кебек инвестицион эшчәнлекне активлаштыру инструментын кулланылуы белән аңлатыла. УКСИҮТ аларның комплекслы үсеше өчен кирәкле шартлар тәэмин итә һәм монобәйлектән китәргә мөмкинлек бирә.

 "Яңа производстволарны ачу моношәһәрләр икътисадын стимуллаштыруда һәм диверсификацияләүдә мөһим роль уйный, бу күбесенчә республика икътисадын диверсификацияләүгә дә ярдәм итә.  Моннан тыш, Татарстан Республикасының консолидацияләнгән бюджетына салым керемнәреннән дә уңай нәтиҗә сизеләчәк. Аерым алганда, әлеге проектны гамәлгә ашырганда 2019 елдан 2027 елга кадәр аларның күләме 18 миллион сумнан артып китәчәк. Резидентка әлеге чор дәвамында 6,9 миллион сумлык салым ташламалары биреләчәк», - дип ассызыклады министр.

Бүгенге көндә «Чистай» УКСИҮТ резидентлары тарафыннан 298 миллион сумга якын капиталь кертемнәр (НДС тан башка) җитештерелгән һәм 280 дән артык яңа эш урыны булдырылган.

Исегезгә төшерәбез, «Чистай» УКСИҮТендә үз проектларын гамәлдәге 5 резидент гамәлгә ашыра инде. «Камлит» ширкәте тарафыннан электр насосларының су астына төшүе өчен комплектлы җиһазлар җитештерү буенча завод төзелә, «Цзинь Фэн» ширкәте ИТ субпродуктларын эшкәртү цехын төзи, ә «Технология успеха» ширкәте теплица комплексы төзү белән мәшгуль. «Гиперион» фирмасы түбән басымлы полиэтилен торбалар, «БАРС» аяк киемнәре ширкәте исә тире һәм ПВХдан махсус аяк киемнәре җитештерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International