Үзәк банк төп ставканы киметте

2019 елның 9 сентябре, дүшәмбе

Үзәк Банкның директорлар советы төп ставканы 7% ка кадәр киметте. Эшмәкәрләр кредитлар буенча ставкаларның кимүенә әзерләнә.

Үзәк банк төп ставканы 2014 елдан минималь билгегә кадәр киметте. Базар аналитиклары якын арада күпчелек эре кредит оешмаларының финанс ярдәме чараларын күрсәтү буенча үз ставкаларын яңадан караячагын көтә. Беренче чиратта, арзанлы заем акчалары кертемнәр һәм кредитлар, шулай ук ипотека буенча ставкаларда чагылыш табарга мөмкин.

Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев билгеләп үткәнчә, бу базарда катнашучыларның барысы өчен дә, беренче чиратта, кече һәм урта бизнес өчен, шул исәптән бизнесны, торак шартларын яхшырту өчен өстәмә мөмкинлекләр эзләүче, буш акчалары булмыйча торып эре сатып алуларны планлаштыручы һәркем өчен дә яхшы хәбәр. Хәзер бу максатларны тормышка ашыру өчен финанс ярдәме алу мөмкинлеге тагын да уңайлы булачак, бу, һичшиксез, икътисадта уңай чагылыш табачак.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, Татарстанның кредит оешмалары үзгәрешләргә игътибар итә башлады инде. Әйтик, Ак Барс Банкта вәзгыятьне күзәтәләр һәм кертемнәр белән кредитлар буенча үз ставкаларын яңадан карап билгеләячәкләр, дип ассызыклыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International