Идел буе федераль округында җирле продукцияне алга этәрү буенча Татарстан тәҗрибәсен җәелдерәчәк

2019 елның 16 июле, сишәмбе

Бүген, 2019 елның 16 июлендә, сәүдә-мәгълүмат кластеры нигезендә Идел буе федераль округының Төбәкара Маркетинг үзәген булдыру буенча Ведомствоара эшче төркемнең беренче утырышы узды. Махсуслаштырылган IT-ресурс Кече һәм урта эшкуарларның җирле җитештерү продукциясен, шулай ук аларның төбәкара кооперациясен алга этәрүгә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

- Җирле сәнәгать җитештерүен стимуллаштыру белән кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү Татарстан һәм Идел буе федераль округында гына түгел, тулаем Россия икътисадын үстерүдә төп бурычларның берсе булып тора. Кооперациядә эшләп һәм уңышлы практикалар белән уртаклашып без нәтиҗәләребезне сизелерлек яхшырта һәм куелган максатларга ирешү вакытын тизләтә алачакбыз. Без Татарстанның кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү тәҗрибәсе Идел буе федераль округында кече һәм урта эшкуарлыкның сәнәгать җитештерүен үстерүгә ярдәм итәчәгенә шат булырбыз һәм бу практиканы җайлаштыру мөмкин кадәр тиз һәм нәтиҗәле узар, дип өметләнәбез, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев.

Яңа IT-ресурс Татарстан Республикасында җитештерелгән продукцияне алга этәрү буенча эшләнгән системаның уңышлы тәҗрибәсен киң колачлый. Уникаль корал Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында эшләнде һәм быел майда гамәлгә кертелде.

Система даими яңартыла торган мәгълүмати-аналитик платформадан гыйбарәт. Аның ярдәмендә төбәк эшкуарлары теге яки бу товарга булган ихтыяҗ турында барлык характеристикаларын һәм кирәкле күләмен тасвирлап мәгълүмат туплыйлар һәм әлеге мәгълүматлар нигезендә, заказчының барлык шартларына җавап бирә торган җирле аналогка таләп ителә торган продукцияне алыштыру буенча үз шартларын тәкъдим итә алалар.

Моннан тыш, системада башкарылган килешүләрнең анализы продукция сатып алына торган, ләкин регионда җитештерелми торган яки җитәрлек күләмдә җитештерелми торган инвестицион уемнар исемлеген төзергә мөмкинлек бирә.

Шулай итеп, республика, ә алга таба Идел буе федераль округы җитештерүчеләре, үз оешмаларын булдырып яки профильләштереп, эчке базар ихтыяҗларына һәм мөмкинлекләренә вакытында җавап бирә алачаклар.

Бүген бу системадан Татарстан Республикасында 100 дән артык оешма файдаланды, каталогта 680 тәкъдим күрсәтелгән. Элек регионнан читтә сатып алына торган продукция хәзер җирле җитештерүчеләрдән сатып алына. Хәзерге моментта сатып алулар саны 282гә җиткән.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк 23 нче Петербург халыкара икътисадый форумы (ПХИФ-2019) кысаларында Татарстанда җитештерелә торган продукцияне базарларга чыгару системасы «иң яхшы тәҗрибә» буларак билгеләп үтелде һәм башка төбәкләрдә гамәлгә кертү өчен тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International