Үзмәшгуль гражданнар өчен семинар

2019 елның 12 июле, җомга

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды экспертлары үзмәшгульләр һәм шулай ук яңа салым режимы белән кызыксынганнар өчен бушлай семинар уздырачаклар.

13 июльдә сәгать 11:00дә Эшкуар йортында (Петербург ур., 28) үзмәшгульләр өчен бушлай семинар узачак. Тыңлаучыларның сорауларына Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды экспертлары җавап бирәчәк.

Чарада катнашу өчен түбәндәге сылтама буенча алдан теркәлү узарга кирәк: https://fond-podderzhkikazan.timepad.ru/event/1019236/

Яңа салым режимы яңа эш башлаучы бизнесменнар өчен салым салуның ташламалы шартларын булдыра, салым һәм бухгалтерлык хисаплылыгын тапшырудан һәм керемнәр белән чыгымнар китабын алып барудн азат итә. Ул теркәү һәм салым учетына кую, заказ бирүчеләр белән эшләү, исәпләнгән салымнарны түләү һәм Федераль салым хезмәте белән хезмәттәшлек итүнең гади һәм аңлаешлы системасын күздә тота.

Үзмәшгуль гражданнар белән эшләүче эшкуарлар хисап бирү һәм алар буенча НДФЛ түләү зарурлыгыннан азат ителә. Алар үзмәшгульләрнең формаланган чекларын үз чыгымнарында күздә тота ала. Шулай ук, хокукый кырдан тыш төзелгән тиңдәш килешү очрагынан аермалы буларак әлеге салым режимы кысаларында килешү үзе дә, башкаручы һәм заказ бирүче мәнфәгатьләре дә  якланган.

Яңа Салым режимыннан ел дәвамында арта барган нәтиҗә белән 2,4 млн сумнан артмаган физик зат һәм шәхси эшмәкәр файдалана ала.

Күпләр өчен үзмәшгуль статусы – яхшы старт, шулай ук хокук кырына чыгу һәм законсыз эшмәкәрлек эшчәнлеге өчен штраф алу куркынычы тудырмаган керем мөмкинлеге. Керемнәренең легальләшүе, керемнәре турында белешмә формалашуы түли алучылык статусын исбатларга мөмкинлек биреп торакка, укуга һәм башка күп кенә әйбергә кредит алырга ярдәм итәчәк.

Бүгенге көндә Татарстанда 18 меңнән артык үзмәшгуль граждан теркәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International