Томск өлкәсе делегациясенең Татарстан Республикасына эш визиты кысаларында "Казан кайнау ноктасында” стандарт булмаган презентация буенча тренинглар уздырачаклар. «Күңелсез булмаган доклад мәктәбе» дип аталган инновацияле Томск проекты такымы (ШНД) студентлар, аспирантлар, яшь галимнәр һәм эшкуарлар өчен фәнни һәм проект эшчәнлеген стандарт булмаган презентацияләү ысуллары белән таныштырачак..
Барлык алынган белемнәрне практикада махсус эшләнгән биремнәр ярдәмендә ныгытып булачак.
Чара 18 һәм 19 июльдә сәгать 14:00 дән 18:00 кадәр (Петербург ур., 52) узачак.
Тренингка теркәлү өчен түбәндәге сылтама буенча кереп була: https://leader-id.ru/event/24019/