"Кайнау ноктасында» экспорт үсеше турында фикер алыштылар

2019 елның 10 июле, чәршәмбе

Экспортерларга товарларны чит ил базарларына чыгару мөмкинлекләре турында сөйләделәр.

Казан ИТ-паркының "Кайнау ноктасында" чит ил базарларына товарларны алга этәрү: чит илдә патентлау. Россия базарында товарларны яклау» исемле фәнни-практик семинар узды . Экспортка ярдәм итү үзәге белгечләре экспортка юнәлгән компанияләргә ярдәм итү чаралары турында сөйләде.

Фикер алышуларның төп темалары исә товарларны халыкара патентлау һәм яклау, кече бизнеска ярдәм итүнең цифрлы платформалары, тышкы икътисадый эшчәнлекне алып бару мөмкинлеге буларак палаталар системасы, шулай ук франчайзинг челтәренең халыкара базарга чыгуы.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 2019 елның беренче алты аенда Татарстан Республикасында экспортка чыгарылган КУЭ субъектлары саны буенча хисап тотты. Еллык план буенча чит ил базарына чыгачак 90 экспортердан 46сы чыгарылган иде. Хисап чорында планны үтәү проценты 102,2% тәшкил итте.

Икътисад министры Фәрит Габделганиев билгеләп үткәнчә, бу күп очракта экспортерлар белән мәгълүмати-консультация һәм белем бирү эше белән бәйле. Быел алар «Бизнес-класс» программасы кысаларында өстәмә белем бирү модуле белән таныша алды. Ул экспортка чыкканда кирәкле белем алырга гына түгел, ә инде узган экспортерларның белем дәрәҗәсен күтәрергә дә ярдәм итә.

Шулай ук экспортерлар бизнес өчен консультацияләр сорап КФҮләргә активрак мөрәҗәгать итә башлады: бизнес КФҮләре эшенең беренче биш аенда алынган мәгълүматларга карасак, экспортерларга күрсәтелгән хезмәтләр иң популярларның берсе икәненә тап булырбыз. 

Белешмә өчен:

"Кайнау ноктасы» – технологик һәм социаль эшкуарларның, яшь галимнәр һәм инженерлар, рәссамнар һәм дизайнерларның, реаль һәм финанс секторлары, кече һәм урта бизнес вәкилләре, новаторлар һәм студентлар, үз идеяләрен һәм бизнесын үстерүче педагоглар һәм мәктәп укучылары өчен эффектив эш оештыру киңлеге булып тора. Беренче «Кайнау ноктасы» 2019 елның 23 маенда Казан ИТ-паркында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы ярдәмендә ачылды. Проектның кураторы исә Стратегик инициативалар агентлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International