Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиевның Уйлап табучылар һәм рационализаторлар көне уңаеннан котлавы

2019 елның 29 июне, шимбә

Хөрмәтле галимнәр һәм инженерлар, техниклар һәм идея бирүчеләр!

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үземнән сезне һөнәри бәйрәмегез – Уйлап табучылар һәм рационализаторлар көне белән котлыйм.

Бу республиканың инновацион җәмәгатьчелеге өчен әһәмиятле вакыйга. Без илебезнең интеллектуаль капиталын оештырган, технологияләр үсешенә, предприятиеләрнең һәм илебез сәнәгатенең конкурентлылык сәләтен арттыруга зур өлеш керткән кешеләр белән хаклы рәвештә горурланабыз.

Илкүләм икътисадның нәтиҗәлелеген арттыру һәм җитештерелә торган продукциянең конкурентлылык сәләтен тәэмин итү интеллектуаль милек үсешеннән башка мөмкин түгел.

Татарстан Республикасы Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы һәм Интеллектуаль милек буенча федераль хезмәт белән интеллектуаль милек өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйган Россия Федерациясе субъектларының беренчесе булып тора. 

Бүген Татарстанда интеллектуаль милеккә идарә итү буенча киң норматив-хокукый һәм инфраструктура базасы булдырылды, Россия Федерациясендә бердәнбер интеллектуаль милек базарын үстерү программасы гамәлгә ашырыла, федераль структуралар һәм үсеш институтлары белән актив хезмәттәшлек алып барыла. Болар барысы да республикада массакүләм уйлап табу эшчәнлеген активлаштыруга ярдәм итә.

Сезгә яңа ачышлар һәм казанышлар, ныклы сәламәтлек һәм иминлек, иҗади илһам һәм җиңүләр телим!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International