"Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры"ның коллегиясе утырышы узды

2019 елның 28 июне, җомга

Казанда "Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры" коммерциясез партнерлыгы" ассоциациясенең коллегия утырышы узды, анда Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары – Эшкуарлыкны һәм көндәшлекне үстерү департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллин катнашты.

Утырышта Кама кластерының Цифрлы инновацион инфраструктураны үстерү һәм интеграцияләү буенча технологияләр трансферының илкүләм ассоциациясе белән хезмәттәшлек итү мәсьәләләре каралды.

Катнашучылар шулай ук "Соллерс транспорт чишелешләре" ҖЧҖ һәм "Лорус Эм" ҖЧҖ тарафыннан гамәлгә ашырыла торган инновацион проектлар һәм җитештерү предприятиеләре калдыкларын эшкәртүгә бәйле "Эко-Сила-НЧ" ҖЧҖ проектлары турында фикер алышты һәм "2018-2020 елларга Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү" программасы кысаларында кече һәм урта эшкуарлык субъектларын "үстерү" буенча чаралар планын карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International