Татарстан халкы җирле үзидарә органнары, предприятиеләр һәм учреждениеләр җитәкчеләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турында сораштыру узарга чакырыла.
Сораштыруны 2019 елның 31 декабренә кадәр Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында узарга мөмкин: http://mert.tatarstan.ru/rus/TerritorialDevelopment/Poll_about_localgovernments_efficiency.htm яки Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр порталында, түбәндәге сылтама буенча https://open.tatarstan.ru/polls/.
Сораштыру халыкның дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү сыйфатыннан канәгать булуын ачыклау өчен аноним рәвештә үткәрелә.