Президент грантлары фонды конкурска гаризалар кабул итүне дәвам итә

2019 елның 27 июне, пәнҗешәмбе

2019 елда икенче Президент грантлары конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә. Проектларны 31 июльгә кадәр җибәрергә мөмкин.

Грантны фәкать социаль хезмәт күрсәтү, гражданнарга ярдәм күрсәтү һәм яклау; сәламәтлек саклау, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау; гаиләгә, аналарга, ата-аналарга һәм балаларга ярдәм итү; яшьләр проектларына, фән, мәгариф, агарту, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге проектларга ярдәм итү; мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә яшь талантларга ярдәм итү; тарихи хәтерне саклау; кеше һәм гражданин хокукларын һәм ирекләрен яклау; әйләнә-тирә мохитне саклау һәм хайваннарны саклау; милләтара һәм динара килешүне ныгыту; җәмәгать дипломатиясен үстерү һәм ватандашларга ярдәм итү, шулай ук гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү юнәлешләрендә проектларны җәелдерүче коммерциясез оешмалар гына алырга мөмкин.

Президент грантлары фонды конкурста катнашучыларга "Социаль проектлау: идеясеннән башлап президент грантына кадәр" онлайн-курсын узарга тәкъдим итә, ул гариза бирүчеләргә проектны конкурска әзерләүдә ярдәм итәчәк.

Конкурсантлар шулай ук Татарстанда гамәлдә булган ресурс үзәкләре белгечләреннән гаризалар рәсмиләштерү буенча консультация дә алырга мөмкин:

- Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының Социаль өлкә инновацияләре үзәгендә: (843) 222-90-60 телефоны (өст. 211, 212) яки әлеге электрон почта аша: ciss.rt@mail.ru, adg1981@mail.ru;

- "Перспектива" гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү һәм өстәмә белем бирү буенча ресурс үзәге" автоном коммерциясез оешмасында: +7 (987)225-80-69 телефоны яки info@rcc16.ru, mail@rcc16.ru электрон почтасы аша;

- "Вертикаль" социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларның ресурс үзәге" автоном коммерциясез оешмасында: 8 (917) 221-70-70, 8 (996) 335-18-10 телефоннары яки rcv16@.mail.ru, 2217070@mail.ru электрон почталары аша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International