Мәскәүдә Инвестицион җәлеп итүчәнлек буенча илкүләм рейтинг нәтиҗәләре турында фикер алыштылар

2019 елның 25 июне, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы вәкилләре Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат торышы буенча Илкүләм рейтинг нәтиҗәләрен тәкъдир итүгә һәм тикшерүгә багышланган "Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы" (СИА) семинарында катнашты.

Семинарда рейтинг методологиясе һәм Россия Федерациясендә инвестицион климатны яхшырту буенча алдагы адымнар турында фикер алыштылар. Чара барышында шулай ук СИА проектлары да каралды: "Смартек" платформасы, төбәкләрдәге "Кайнау нокталары"ның эше, төбәкләрнең социаль-икътисадый үсеше буенча иң яхшы тәҗрибәләр һәм инициативаларның россиякүләм конкурсы һәм сәнәгать үсешен кадрлар белән тәэмин итүгә ярдәм итү.

Татарстан бишенче ел рәттән Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат торышы буенча Илкүләм рейтинг лидерлары өчлегенә керә. Шул исәптән республика өч тапкыр рейтингның беренче баскычын били. Соңгы 10 елда Татарстан тулай төбәк продуктындагы инвестицияләрнең чагыштырма күләме ел саен уртача 30% артып киткән, бу Россиядәге уртача күрсәткечтән тотрыклы рәвештә югары.

2018 елда Татарстан Хөкүмәте инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген яхшырту буенча зур эш башкарды. Кайтавазлы элемтәгә һәм аның нигезендә эшкә төзәтмәләр кертүгә аерым игътибар бирелде. Рейтинг нәтиҗәләре буенча Татарстан Россия Федерациясе төбәкләре арасында иң яхшысы дип танылды һәм 0,3 баллга гына Мәскәүгә оттырды. Бәяләү вакытында кече эшкуарлыкка ярдәм итү дәрәҗәсе, бизнес өчен институтлар үсеше, инфраструктура һәм ресурслар, шулай ук җайга салу мохите исәпкә алынган.

Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат торышының илкүләм рейтингы – 2014 елдан башлап гамәлгә ашырыла торган стратегик инициатива. Ул төбәкләрдә инвестицион климатны бәяләүнең объектив системасын формалаштыруга, төбәк дәрәҗәсендә инвестицион климат сыйфаты өчен конкурентлыкны стимуллаштыруга һәм иң яхшы тәҗрибәләр белән алмашуны тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Илкүләм рейтинг бизнесны алып баруда уңай шартлар тудыру буенча төбәк хакимиятләренең тырышлыкларын бәяли һәм иң яхшы тәҗрибәләрне билгели. Бәяләү 44 күрсәткеч һәм 4 юнәлеш буенча үткәрелә: җайга салу мохите, бизнес өчен институтлар, инфраструктура һәм ресурслар, кече эшкуарлыкка ярдәм итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International