Татарстанның авыл эшкуарлары 130 млн сумга финансланган

2019 елның 25 июне, сишәмбе

2019 ел башыннан бирле Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Гарантия фонды эшкуарларга 130 млн. сумнан артык финанслау җәлеп итәргә ярдәм итте. Ярдәм "Авылда эшкуарлык" программасы кысаларында күрсәтелде.

Алабуга һәм Әлки районнарыннан крестьян-фермер хуҗалыклары ташламалы программа кысаларында ярдәм алган чираттагы предприятиеләр булды. Гарантия фонды йөкләмәләре аркасында авыл хуҗалыгы предприятиеләре эшчәнлеген үстерүгә 13 млн. сум акча алдылар.  

Шуның 8 млн сумын Алабуга районыннан "Җамалетдинов Илфар Фердинант улы" крестьян-фермер хуҗалыгы алды. Биредә 1441 гектар мәйданда бөртекле культуралар, рапс, көнбагыш һәм күпьеллык үләннәр үстерелә. Хуҗалык терлекчелек тармагын үстерүгә ташламалы кредит алган.

"Быел без терлекчелекне дә үстерергә булдык. Нәселле югары продуктлы таналар сатып алдык. Планда – сөтүткәргеч сатып алу. Проектның гомуми бәясе – 10 млн. сум. "АК БАРС" Банк ГАҖ алынган займ ярдәмендә без 8 млн сум алдык. Гарантия фонды 3,8 млн. сумга поручитель булды", – дип сөйләде КФХ башлыгы Илфар Җамалетдинов.

"Авылда эшкуарлык" программасында катнашучының тагын берсе – Әлки районының "Фәттахов Тәлгать Гомәр улы" крестьян-фермер хуҗалыгы. Биредә бөртекле, кузаклы һәм май чабу культуралары, эре мөгезле терлек үстерәләр һәм сөт җитештерәләр.  Хуҗалыкның ике фермасындагы 140 баш терлек Татарстан өчен генә түгел, Ульян өлкәсенә экспорт өчен дә сөт җитештерә. Җитештерүне алга таба үстерү өчен кредит суммасы 5 млн. сум тәшкил иткән. Гарантия фонды 2,5 млн. сумга поручитель булган.

Элек Балтач районының ике эре авыл хуҗалыгы предприятиесе – "Смәил" АП һәм "Кызыл Юл" предприятиеләре хупланган иде.

Исегезгә төшерәбез, Балтач предприятиеләренә визит барышында Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев хәбәр иткәнчә, быел авыл эшкуарларына ярдәм итүгә өстәмә рәвештә 678 млн сум бүлеп бирелгән. Акча "Фермерларга ярдәм системасын булдыру һәм авыл кооперациясен үстерү" төбәк проекты буенча финанслауга юнәлдереләчәк. Әлеге сумманы исәпкә алып, 2019-2021 елларга авыл эшкуарларына ярдәм итүнең гомуми суммасы 1,097 млрд. сумнан артып китә. Шуның 418,8 млн сумын республика 2019 елда ук алачак, 2020 елга 327 млн сумнан артык һәм 2021 елда 351 млн сум акча каралган.

Белешмә өчен:

"Авылда эшкуарлык" – Татарстан Республикасы Гарантия фондының ташламалы программасы.  Анда катнашучылар – авыл эшкуарлары. Поручительлекнең максималь суммасы 5 млн. сум тәшкил итә.  Гарантия фонды кредит суммасының 70% өлешенә кадәр поручитель булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International