Муниципаль стратегияләр конкурсына гаризалар кабул ителә

2019 елның 17 июне, дүшәмбе

VI Муниципаль стратегияләр конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә. Гаризалар ике номинация буенча кабул ителә: «Авыл муниципаль районының иң яхшы стратегиясе 2019" һәм "Авыл җирлегенең иң яхшы стратегиясе 2019".

Беренче номинациядә катнашырга «авыл муниципаль районнары – стратеглар» - авыл халкы өлеше 40%тан да ким булмаган, үсеш стратегиясе расланган һәм бер генә авыл җирлеге булса да үсеш стратегиясенә ия районнар чакырыла.

Икенче номинациядә муниципаль берәмлекләр – социаль-икътисадый үсешнең рәсми расланган стратегиясе булган авыл җирлекләре катнаша ала.

Конкурска гаризалар 2019 елның 25 августына кадәр кабул ителә.

Ике номинациядә дә турыдан-туры ярымфинал 25 сентябрьдә Мәскәүдә Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасында узачак.

Ике номинациядә дә финалга чыгучыларны һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 28 октябрьдә Санкт-Петербургта Стратеглар форумында көтелә.

Конкурсны оештыручылар - Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы, Гомумроссия муниципаль берәмлекләр конгрессы, Леонтьев үзәге һәм Гражданлык инициативалары комитеты.

Тулырак мәгълүмат форумның рәсми сайтында урнаштырылган - https://forumstrategov.ru/rus/239.html.

Шунысын әйтергә кирәк, муниципаль берәмлекләрнең стратегияләре ел саен федераль стратегик планлаштыру конкурсларында катнаша. Форумны үткәрү дәверендә Стратегия-2030 «Стратегия визуализациясе» номинациясендә җиңү яулады, ә Казан, Чаллы, Чистай, Менделеевск, Әлмәт, Түбән Кама муниципаль районнарының муниципаль стратегияләре муниципаль стратегияләр конкурсларында беренче урыннарны алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International