Rukami идеяләр һәм технологияләр фестивале

2019 елның 11 июне, сишәмбе

2019 елның 15-16 июнь көннәрендә Казанда «Казан ярминкәсе» күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында Rukami идеяләр һәм технологияләр фестивале узачак.

Rukami - Россиядә мейкерлар (кул астындагы җиңел чаралар һәм технологияләрне кулланып өр-яңа продуктлар уйлап табучылар) бергәлеге үсешенә юнәлдерелгән техник иҗат фестивальләре челтәре.

Россия венчур компаниясе һәм ИТИ проектларына ярдәм фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла торган Илкүләм технологик инициативаның түгәрәк хәрәкәте проекты Мәскәүдә ел саен үткәрелә торган Халыкара фестивальне, төбәкләрдә вакыйгалар сериясен, шулай ук технологик түгәрәкләрнең идарә командалары компетенцияләрен арттыруга юнәлдерелгән белем бирү чараларын үз эченә ала.

Фестивальдә балалар һәм яшьләр өчен түгәрәк хәрәкәтенең эшләнмәләре һәм иң яхшы тәҗрибәләре тәкъдим ителәчәк. Төрле тематик юнәлешләр буенча мастер-класслар, лекцияләр һәм күрсәтмә тамашалар уздырылачак.

Шулай ук Фестиваль кысаларында федераль кунаклар катнашында эшлекле программа үткәрү планлаштырыла.

Фестивальдә Татарстан Республикасы районнарыннан һәм Казан шәһәреннән 7 яшьтән алып ике меңнән артык кеше, шулай ук 400дән артык уйлап табучы һәм технологик энтузиастлар катнашуы көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International