Татарстан инвестицион климатны яхшырту юнәлешләрен билгеләде

2019 елның 11 июне, сишәмбе

Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат торышының Илкүләм рейтингы нәтиҗәләре буенча Татарстан Россия төбәкләре арасында иң яхшысы дип танылды, ләкин Татарстан Икътисад министрлыгы ирешелгән уңышларда тукталып калырга җыенмый.

Бу хакта бүген Хөкүмәт йортында узган брифингта Татарстан икътисад министры урынбасары Индира Киреева хәбәр итте.

Брифинг Татарстан Республикасының Петербург халыкара икътисадый форумында (ПМЭФ-2019) катнашу нәтиҗәләренә багышланган иде. Аның спикерлары буларак шулай ук Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов һәм Татарстан Республикасы Инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина чыгыш ясады.

Рейтингта башкаланың гомуми нәтиҗәләре 283,6 балл тәшкил итте, Татарстан Республикасыныкы – 283,3 балл.

Татарстан бишенче ел рәттән Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат торышының Илкүләм рейтингы лидерлары өчлегенә керә. Шул исәптән, республика өч тапкыр рейтингның беренче баскычын биләде. Соңгы 10 елда республиканың тулаем төбәк продуктына инвестицияләрнең чагыштырма күләме ел саен уртача 30%тан артты, бу Россиядәге уртача күрсәткечтән тотрыклы рәвештә югарырак.

«Безгә тагын да үсәр җай бар. Гомуми баллны китереп чыгарган 44 күрсәткечнең һәркайсына җентекле анализ ясарга җыенабыз. Көчле һәм көчсез якларны ачыклау нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы уздырылачак һәм инвестклиматны яхшырту буенча киләчәк эш өчен бурычлар комплексы формалаштырылачак», – диде Индира Киреева.

Ул шулай ук 2018 елда Татарстан Хөкүмәтенең инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген үстерү буенча зур эш башкарганын билгеләп үтте. Кайтма элемтәгә һәм аның нигезендә эшкә төзәтмәләр кертүгә зур игътибар бирелде.

ПХИФ-2019 нәтиҗәләрен чыгарганда министр урынбасары форум мәйданчыгында төзелгән мөһим килешүләрне аерып чыгарды.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы һәм Интеллектуаль милек буенча федераль хезмәт (Роспатент) арасында интеллектуаль милек өлкәсендә үзара хезмәттәшлек турында өч яклы килешүгә кул кую әһәмиятле вакыйгаларның берсе булды.

Татарстан интеллектуаль милек өлкәсендә алдынгы позицияләрне били, ул - интеллектуаль милекне үстерү программасы гамәлгә ашырыла торган бердәнбер субъект.

Татарстан шулай ук Россия Федерациясе субъектларыннан мондый килешү имзалаган беренче төбәк булды. Килешүне гамәлгә ашыру өчен республикада интеллектуаль милек белән идарә итү һәм үстерү буенча киң норматив-хокукый һәм инфраструктура базасы булдырылган инде.

Форумда республика «Яндекс-маркет», OZON компанияләре белән килешүгә, Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы һәм «Яшь профессионаллар» һөнәри бергәлекләрне һәм эшче кадрларны үстерү агентлыгы» берлеге арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйды, соңгысы Татарстан Республикасында сәнәгать (икътисад) үсешен кадрлар белән тәэмин итүнең төбәк стандартын кертүне күздә тота.

Индира Киреева Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Google вице-президенты Меир Бранд белән очрашуы турында да сөйләде, аның барышында үзмәшгуль гражданнар һәм экспортерлар өчен «Бизнес-класс» программасының ике яңа модуле һәм Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы, «Яшь профессионаллар» һөнәри бергәлекләрне һәм эшче кадрларны үстерү агентлыгы» һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте арасында Татарстан Республикасында сәнәгать (икътисад) үсешен кадрлар белән тәэмин итүнең төбәк стандартын гамәлгә кертү буенча  хезмәттәшлек турында килешү турында игълан ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International