Эш эзләүчеләр өчен эшкуарлык серләре

2019 елның 17 мае, җомга

2019 елның 20 маенда эш эзләүче татарстанлылар "Эшуарлык эшчәнлегендә бизнес - планлаштыру" дип аталган бер атналык укыту циклына чакырыла.

Программа  рәсми теркәлгән эшсез гражданнар өчен халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм программасы кысаларында Казан (Идел буе) федераль университеты һәм Халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре белән берлектә Социаль өлкә инновацияләре үзәге тарафыннан эшләнде.

Бер атналык укыту программасы барышында катнашучылар эшкуарлык эшчәнлегенең оештыру һәм хокукый нигезләрен үзләштерәчәк, салым салу системасын сайларга өйрәнәчәк, исәпкә алу һәм хисаплылыкка кереш, бизнес-планлаштыру, җитештерү һәм сатуны фаразлау һ.б. узачак. Укуларның нәтиҗәсе булып спич-сессия – бизнес-планнарны ачык яклау буенча тренинг торачак.

Белем бирү курсы махсус эшләнгән методик тәкъдимнәрдән гыйбарәт. Аны тәмамлагач тыңлаучылар Казан федераль университеты сертификатын алачак.

- Узган ел катнашучылар берничә стандарт булмаган проект белән сөендерде. Мәсәлән, балалар өчен театр төзү буенча гадәти булмаган проект бар иде. Шулай ук логопедия үзәге ачу проекты, анысы Социаль проектларга ярдәм фондының акселерация программасы кысаларында үсеш алды һәм хәзер "Безнең киләчәк" фондыннан процентсыз займ алу өчен "Социаль эшкуар" конкурсы нәтиҗәләрен көтә. Быел да катнашучылар яңа идеяләр тәкъдим итәр, дип өметләнәбез, алар, һичшиксез, ярдәм һәм үсеш алачак, - дип ассызыклады Эшкуарлыкка ярдәм фонды директоры Айдар Салихов.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, проектны тәмамлаучылар Эшкуарлык фабрикасында катнашучылар һәм җиңүчеләр, үзмәшгульләр, Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды программаларында катнашучылар булып китте.

Моннан тыш, 2018 елда әлеге программа югары белем бирү оешмалары арасында Бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсы кысаларында "Старт-карьера" проекты рәвешендә Россия Яшьләр эшләре федераль агентлыгы тарафыннан грант ярдәме алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International