Балтач районында авыл эшкуарлыгын үстерү буенча яңа инвестиция проекты хупланды

2019 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

Кредит ярдәмендә Татарстан Республикасының Балтач районында 1000 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән яңа сөт-тауар фермасы барлыкка киләчәк. Инвестиция проекты "Кызыл Юл" предприятиесенең җитештерү куәтләрен киңәйтүгә юнәлдерелгән.

Икътисад министрлыгы ярдәме белән предприятие 449,85 млн. сумлык эре инвестиция проектын тормышка ашыра алды. Шуларның 337,67 млн. сумы - 5% ставка буенча бүлеп бирелгән заем акчалары.

Акчалар саву-сөт блогы булган сөт фермасы төзелешенә юнәлдереләчәк, бу Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы үсешенең өстенлекле юнәлешләреннән берсен тәкъдим итүче предприятиенең икътисадый нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк.  

"Россия төбәкләре арасында Татарстан сөт җитештерү буенча беренче урында тора һәм илдә авыл хуҗалыгы җирләренең 2,4% на ия булган сыйфатта, Россиядә авыл хуҗалыгы продукциясенең якынча 4,2% ын җитештерә. Авыл эшкуарларына ярдәм итү республика икътисадын үстерү буенча төп бурычларның берсе булды һәм шулай булып кала да", - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев.

"Без Татарстанда үз бизнесын үстерергә теләгән теләсә кайсы эшкуарга ярдәм итәргә әзер. Фермер Фердинад Хәйруллинның уңыш тарихы Татарстан Республикасы Гарантия фондының авыл хуҗалыгы тармагында ышанычлы финанс партнеры булырга әзер булуын күрсәтә", - дип шәрехләде Татарстан Республикасы Гарантия фонды директоры Тимур Тимергалиев.

Исегезгә төшерәбез, ел башыннан Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Гарантия фонды аша авыл эшкуарлары 19,4 млн сумга поручительлек алдылар. Шулай ук авыл эшкуарларына авыл хуҗалыгы продукциясе сатып алу чыгымнарын каплауга грант ярдәме һәм субсидияләр дә бирелә.

Шулай ук авылны үстерү мәсьәләсендә Икътисад министрлыгының эш юнәлешләренең берсе - агросәнәгать парклары челтәрен булдыру, шул исәптән авыл җирлегендә дә.

Әйтик, 2018 ел ахырында Зәй шәһәрендә "пилот" агропарк төзелде (хәзерге вакытта эшләтеп җибәрү-көйләү эшләре бара). Республиканың 14 эре шәһәрендә һәм Питрәч районының Шәле авылында 17 авыл агросәнәгать паркын төзү планлаштырыла. Шулардан Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Яшел Үзән, Бөгелмә, Алабуга, Лениногорск, Чистай, Азнакай, Нурлат, Баулы, Менделеевск, Арча, Казан шәһәрләрендә төзелеш 2020 ел ахырына кадәр тәмамланачак. Киләсе этап итеп республиканың башка муниципаль районнарында авыл агросәнәгать паркларын төзү каралган.

2019 елда авылда кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәмгә 2 млрд. сум бүлеп бирелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International