РФдә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләрнең координация советында үзмәшгульләр хокукларын үтәү турында фикер алыштылар

2019 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Рөстәм Сибгатуллин Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча координация советы утырышында Татарстан Республикасында үзмәшгульләр хокукларын яклау турында сөйләде.

Татарстанда 2019 елның 15 маена рәсми рәвештә 10 433 үзмәшгуль теркәлгән.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан үзмәшгульләр белән консультация эше оештырылды. Ни рәвешле һөнәри керемгә салым түләүче булу турында мәгълүматны "Минем бизнес" үзәгендә, дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләрендә алырга мөмкин.  Республиканың 45 муниципаль берәмлегендә "Минем бизнес" үзәгенең төбәк вәкилләре барлыкка килде, алар үзмәшгульләргә мәгълүмат бирә һәм "Минем салым" системасында теркәлергә булыша.

Моннан тыш, Татарстанда "Үзмәшгульләргә ярдәм итү үзәге" автоном коммерциясез оешма төзелде, ул гражданнарга яңа салым режимын куллану шартларын һәм тәртибен аңлатуга юнәлдерелгән түләүсез мәгълүмат-консультация һәм белем бирү программалары тәкъдим итә.

"Сыналган бизнес" мәгълүмат ресурсында махсус салым режимын куллану мәсьәләләре буенча "Һөнәри керемгә салым" дигән  бүлек булдырылды. "Сыналган бизнес" порталы экспертлары шулай ук эшкуарларга да, үзмәшгуль гражданнарга да түләүсез консультацияләр күрсәтә, яңа салым режимын куллануга бәйле сорауларга оператив һәм грамоталы җавап бирә.

"Үзмәшгульләр өчен финанс ярдәме алу мәсьәләсе актуаль булып кала бирә, - дип ассызыклады Рөстәм Сибгатуллин. - Үзмәшгульләрне ташламалы кредитлар алу мөмкинлеге белән тәэмин итү мөһим. Мондый бурыч "КУЭ корпорациясе" АҖ тарафыннан "МСП Банк" АҖ белән берлектә хәл ителә инде.

Министр урынбасары фикеренчә, сынау проектын гамәлгә ашыру Татарстанның социаль-икътисади климатына уңай йогынты ясаячак. "Һөнәри керемгә салым" махсус салым режимын гамәлгә ашырудан уңай нәтиҗәләрнең берсе  төбәктә гомуми эшсезлек дәрәҗәсе һәм күләгәдәге мәшгульлек өлеше кимү булачак", - дип билгеләп үтте ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International