"Студентлар күзлегеннән социаль эшкуарлык" конкурсы

2019 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

Урта һәм югары уку йортлары студентлары "Студентлар күзлегеннән социаль эшкуарлык" конкурсында катнашырга чакырыла.

Бәйге РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе һәм "Безнең киләчәк" Төбәк социаль программалар фонды тарафыннан үткәрелә. Ул студентлар даирәсендә социаль эшкуарлыкны популярлаштыруга һәм социаль эшкуарлык максатларына хезмәт итүче һәм социаль эшкуарлык проектларын булдыручы социаль җаваплы һәм актив студентлар бергәлеген формалаштыруга юнәлдерелгән.

Конкурска гаризалар 2019 елның 25 сентябренә кадәр кабул ителә. Катнашу өчен сайтта теркәлергә кирәк https://raise.ranepa.ru/. 

Җиңүчеләрне Мәскәүдә ноябрь аенда игълан итәчәкләр.

Эшкуарлыкка ярдәм фондының социаль өлкә инновацияләре үзәге конкурста катнашучыларга консультация ярдәме күрсәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International