Икътисад министрлыгы Технотрон-Метизның 4,5 млн сумлык чыгымнарын каплады

2019 елның 15 мае, чәршәмбе

Завод җиһазлар сатып алуга субсидия алды. Ярдәм процентсыз кредит бирү программасы буенча күрсәтелде, анда Татарстанның сәнәгать мәйданчыклары һәм парклары резидентлары һәм идарәче компанияләре катнаша ала.

Алынган ярдәм нәтиҗәсендә завод җитештерелә торган продукциянең төп төрләрен җитештерү өчен станоклар һәм конвейерларны яңартты.

"Әлеге программаны гамәлгә ашыруның төп бурычы - җитештерүне модернизацияләүгә, кече һәм урта бизнесның техник һәм технологик куәтләрен киңәйтүгә этәргеч бирү. Без бу очракта җиһазлар сатып алуга яки инфраструктура төзүгә кредитлар буенча барлык процентларны да күтәрәбез, шул рәвешчә эшкуарларга кыска вакыт эчендә үз потенциалларын үстерергә булышабыз", - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев.

Субсидияләр "Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм һәм аны үстерү программаларын гамәлгә ашыру үзәге" дәүләт казна учреждениесе тарафыннан бирелә.

Программаның бер шарты - кредитлар мәйдан территориясендә инженерлык инфраструктурасын төзүгә һәм җиһазлар сатып алуга юнәлдерелергә тиеш. Кредит буенча процент Россия Үзәк банкы исәпләп чыгарган уртача процент ставкасыннан артык була алмый. Бер алучыга субсидиянең чик күләме елына 5 млн сум тәшкил итә.

Исегезгә төшерәбез, Икътисад министрлыгы 2017 елның 1 гыйнварыннан соң Россия кредит оешмаларында җәлеп ителгән кредитлар буенча процентларны түләүгә бәйле чыгымнарны капларга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International