Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы агымдагы елның 18 апрелендә Россия Федерациясе Хөкүмәте утырышында хупланган "2020 елга һәм 2021 һәм 2022 елларның план чорына Россия Федерациясе Социаль-икътисадый үсешен фаразлауның сценар шартлары, төп параметрлары һәм инфраструктура секторында эшчәнлекнең җайга салына торган төрләрен гамәлгә ашыручы хуҗалык итүче субъектларның тауарларына, хезмәт күрсәтүләренә бәяләрнең (тарифлар) фаразланган үзгәрешләрен" (http://economy.gov.ru/minec/about/structure/depmacro/2019042102) бастырды.
Фаразның база варианты нигезендә:
- агымдагы елда Urals нефтенә уртача еллык бәя баррель өчен 63,4 доллар дәрәҗәсендә булыр дип фаразлана, 2020 елда баррель өчен - 59,7 доллар, 2022 елга баррель өчен 56,3 долларга кадәр кимер дип көтелә;
- шул ук вакытта доллар курсы үсеше фаразлана: 2020 елда 64,9 сумнан 2022 елда 66,2 сумга кадәр;
- 2019 ел нәтиҗәләре буенча инфляция 104,3% ка кадәр кимер дип көтелә. 2020 елда инфляция – 103,8%, 2020 һәм 2021 елларда 104,0% күләмендә фаразлана.
Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы бәяләвенчә, 2019 елда тулаем эчке продуктның 101,3% дәрәҗәсендә үсеше көтелә. Уртача вакытлы чорда Россия икътисады үсеше темпларының әкренләп 2020 елда 102,0% тан 2022 елга 103,2% ка кадәр артуы фаразлана.
Агымдагы елда төп капиталга инвестицияләр үсеше 103,1% дәрәҗәсендә бәяләнә. 2022 елда бу күрсәткеч, фаразлар нигезендә, 107,0% тәшкил итәчәк, 2021 елда – 106,3%, 2022 елда - 105,8%.
Реаль хезмәт хакы буенча быел тулаем Россия буенча - 101,1% ка, киләсе елда – 102,0% ка, 2021-2022 елларда 102,7% ка үсеш фаразлана.