КФУ территорияләрне үстерү буенча беренче стратегларны әзерләде

2019 елның 6 мае, дүшәмбе

"Территорияләрнең стратегик үсеше" һөнәри әзерлек программасын беренче тәмамлаучылар КФУ дипломнарын алды.

Россиядә тиңдәше булмаган программа 2018 елда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы инициативасы белән сафка бастырылды. Аның максаты - территорияләрнең социаль-икътисадый үсешен стратегик планлаштыру өлкәсендә югары квалификацияле белгечләр әзерләү.

"Бүген Татарстанның социаль-икътисадый үсеш юнәлешен билгеләүче төп документларның берсе булып Стратегия-2030 тора. Март аенда аңа төзәтмәләр кертелде һәм ул, шул исәптән, гражданнарның инициативалары белән тулыландырылды. Беренче инициативалар "Территорияләрнең стратегик үсеше" программасы укучыларыннан килде. Тәкъдимнәрнең күбесе яңартылган документка кертелде. Яңа укыту программасы кадрларны һөнәри әзерләүнең өстәмә нәтиҗәле коралы һәм шул исәптән башка төбәкләр өчен дә, уңышлы тәҗрибә үрнәге булыр дип ышанам", - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев.

Белгечләрне укыту территорияләрне стратегик үстерү өлкәсендә әйдәп баручы экспертларны җәлеп итеп оештырылды. Программа кысаларында КФУның Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе базасында муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары җитәкчеләре урынбасарлары һәм Татарстан Республикасы министрлыклары вәкилләре белем алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International