Эшкуар йортында авыл продукциясе экспорты турында фикер алыштылар

2019 елның 17 апреле, чәршәмбе

17 апрельдә Эшкуар йортында агросәнәгать комплексында экспортны үстерү мәсьәләләре каралды.

Эшкуар йортында Кече авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен агросәнәгать комплексы продукциясе экспортын үстерү буенча форум узды.

Авыл хуҗалыгы продукциясен чит ил базарына чыгару, хәләл һәм авыл хуҗалыгы продукциясе экспорты перспективалары, шулай ук аңа таможня көйләве фикер алышу өчен төп темалар булды. Чарада эшкуарлар, республиканың министрлык һәм ведомство вәкилләре, шулай ук Казан кооперация институты экспертлары катнашты.

"Ел азагына кадәр 90 предприятиене, шул исәптән авыл хуҗалыгы өлкәсендәгеләрен экспортка чыгару ниятләнә. Булачак экспортерларга ярдәм итү һәм аларның тышкы базарларга чыгу белән бәйле чыгымнарын киметү өчен, без халыкара сертификат алуга чыгымнарны 80%кача субсидияләргә әзер, тышкы икътисадый эшчәнлек буенча семинарлар үткәрәбез, тышкы базарлар буенча аналитика җыярга булышабыз. Эшкуарлар өчен барлык мөмкинлекләр турында мәгълүмат Эшкуар йортында бар", - дип белдерде Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев.

Искәртеп үтәбез, 2018 елда Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы продукциясе экспорты 182,1 млн доллар тәшкил итте.

"2019-2024 еллар чорына Татарстан Республикасында экспортны үстерү" төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында агросәнәгать комплексы продукциясе экспорты күләмен - 359,9 млн долларгача, 2021 елга план күрсәткечен 327,8 млн долларга кадәр җиткерү планлаштырылган.

Форумда катнашучылар экспортка алга таба ярдәм чаралары сыйфатында агросәнәгать-экспорты үсешенең юл картасын, потенциаль кооператорлар реестрын һәм Татарстан Республикасы кече һәм урта авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең экспорт мөмкинлекләре каталогын төзү мәсьәләләрен карады.

Аны уздыру вакытында яңгыраган мәсьәләләр KazanSummit-2019 бәхәс мәйданчыкларында дәвам итәчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International