Һәр районында Эшкуарлыкка ярдәм фондының үз төбәк вәкиле пәйда булды

2019 елның 15 апреле, дүшәмбе

Татарстан эшкуарларына хәзер дәүләт ярдәме чаралары буенча консультацияне якындагы район үзәгендә алырга мөмкин. Аларның һәркайсында Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының үз төбәк вәкиле эшли.

"Районнарда эшкуарлыкны үстерү өчен аның халкына даими мәгълүматтан файдалану мөмкинлеге бирергә һәм аларны бизнесны үстерүнең барлык кызыксындырган юнәлешләре буенча, шәһәргә бару зарурлыгыннан арындырып, сыйфатлы консультация белән тәэмин итәргә кирәк. Бүген һәр район шундый мөмкинлек алды.  Моннан тыш, даими турыдын-туры диалог теге яки бу районда килеп чыккан кыенлыкларны оператив күзәтеп барырга һәм гамәлдәге үзгәрешләрне исәпкә алып ярдәм программалары эшләргә булышачак", - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев.

Төбәк вәкилләре үз эшеңне ачу, финанс һәм бизнес-планлаштыру, юридик мәсьәләләр, персонал сайлау, туарлар һәм хезмәтләрне сертификатлаштыру, кредит алу, белем бирү чараларында һәм чит ил күргәзмәләрендә катнашу буенча консультацияләр бирә.

Төбәк вәкилләренең элемтәләрен һәм урнашкан урыннарын биредә карый аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International