Эшкуарлар экспортны үстерү буенча конференциядә катнашырга чакырыла

2019 елның 12 апреле, җомга

29 апрельдә Эшкуар йортында "#MyExport" конференциясе узачак. Оештыручы - "Россия экспорт үзәге" акционерлык җәмгыяте теләктәшлегендә Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының Экспортка ярдәм үзәге.

Конференция эшкуарларны, федераль һәм төбәк дәүләт хезмәте органнары, иҗтимагый оешма вәкилләрен Татарстан Республикасының экспортка йөз тоткан предприятиеләрен үстерү һәм аларга ярдәм күрсәтү инструментлары турында фикер алышу өчен җыячак.

Фикер алышу өчен төп темалар: чит ил базарына чыгу һәм Татарстан экспортын үстерү.

Чара кысаларында  "Россия экспорт үзәге" АҖ спикеры катнашында "Россия экспорт үзәге төркеме продуктлары" һәм Германия спикеры катнашында "Нәтиҗәле сатулар методлары һәм алман системасы буенча сөйләшүләр алып бару" темаларына түгәрәк өстәлләр узачак.

Катнашу өчен 26 апрельгә кадәр түбәндәге электрон адреска гариза юлларга кирәк: tatexport@yandex.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International