Татарстан технопарклары һәм үсеш институтлары кытай делегациясе сәфәре кысаларында түгәрәк өстәлдә катнашырга чакырыла

2019 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

7-10 апрельдә Мәскәүдә Чжунгуаньцунь технопаркының Административ комитеты генераль директоры Чжэ Лисинь җитәкчелегендә кытай делегациясе булачак. Эш сәфәре инновацияләр өлкәсендә Россия белән Кытай хезмәттәшлеген алга таба ныгыту, фәнни-техник, финанс хезмәттәшлегенә һәм ике илнең кече һәм урта предприятиеләре арасында хезмәттәшлеккә булышлык итү максатларында планлаштырылган.

Чара кысаларында Чжунгуаньцунь технопаркы һәм Россия үсеш институтлары, югары технологияле компанияләр, технопарклар, ассоциацияләр, кече һәм урта бизнес компанияләре вәкилләре катнашында түгәрәк өстәл узачак.

Кызыксынган очракта, 2019 елның 25 мартына кадәр Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына түгәрәк өстәлдә катнашучылар буенча тәкъдимнәрне юлларга кирәк. Утырышны үткәрү көне һәм урыны турында өстәмә хәбәр ителәчәк. 

Элемтә өчен зат: Сыйтдикова Резеда Рафаил кызы, тел: 8 (843) 524-91-32, R.Sitdikova@tatar.ru

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International