2019 елгы Стратеглар форумы темасы билгеләнде

2019 елның 20 марты, чәршәмбе

Россия Федерациясе Хисап палатасында Стратеглар форумының программа төркеме очрашуы узды. Киңәшмәдә 2019 елда Форумның төп темасы билгеләнде -  илкүләм максатлар һәм территорияләр өчен нәтиҗәләр.

Биш тематик линия бүлеп чыгарылды:

1. Илкүләм проектлар һәм төбәк өстенлекләре.

2. Дәүләт идарәсе системасында стратегик аудит.

3. Иң яхшы стратегияләү тәҗрибәсе (172-ФЗ буенча биш ел).

4. Стратегик партнерлык: муниципалитетарадан халыкара партнерлыкка.

5. Повестка-2030 гамәлгә ашыру: Россия шәһәрләре һәм төбәкләренең тотрыклы үсеше өчен илкүләм проектлар (Форумның яшел көне).

Стратеглар форумы ел саен Санкт-Петербургта 2002 елдан бирле уздырыла һәм ул стратегик планлаштыру алымнары һәм механизмнары турында фикер алышу, Россия Федерациясе шәһәрләре һәм төбәкләре үсешенең комплекслы проектлары һәм стратегияләрен гамәлгә ашыруның иң мөһим һәм кискен мәсьәләләре буенча конструктив бәхәсләр өчен төп мәйданчыкка әйләнде. 2019 елда форум 28-29 октябрьдә узачак.

Ел саен форумда Россия Федерациясе Федераль Җыены, Россия Федерациясе федераль министрлык һәм ведомстволары, төбәк хакимиятләре һәм законнар чыгару җыеннары, муниципалитетлар, бизнес, фәнни һәм эксперт бергәлек, иҗтимагый оешмалар, чит дәүләт вәкилләре катнаша.

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International