Татарстанстат мәгълүматларына караганда, Татарстан Республикасында 2019 елның гыйнвар-февраль нәтиҗәләре буенча сәнәгый җитештерү индексы 2018 елның шул ук чоры дәрәҗәсенә карата 100,1% тәшкил иткән.
Файдалы казылмалар табуда җитештерү индексы 2018 елның гыйнвар-феврале дәрәҗәсенә карата - 102,6%, эшкәртү сәнәгатендә - 97,6%, электр энергиясе, газ, пар белән тәэмин итүдә, һаваны кондицияләүдә - 104,2%, су белән тәэмин итүдә, су бүлүдә, калдыкларны җыю һәм утильләштерүдә, пычратуларны бетерү буенча эшчәнлектә 100,5% булган.
2019 елның гыйнвар-февралендә авыл хуҗалыгы оешмалары, эре, урта фермер хуҗалыклары һәм шәхси эшкуарлар сугымга 60,1 мең тонна терлек һәм кош-корт (тере авырлык) җитештергән, бу 2018 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 0,5%ка артыграк. Сөт җитештерү 204,3 мең тонна (2018 елның гыйнвар-февраленә карата 103,1%), йомырка 187,7 млн данә (119,6%) тәшкил иткән.
Төзелеш эшләре күләме 25,3 млрд сум яки 2018 ел дәрәҗәсенә карата чагыштырма бәяләрдә 91,9% тәшкил иткән. 490,4 мең кв.метр торак сафка бастырылган, шул исәптән социаль ипотека программасы буенча 95,3 мең кв.метр кертелгән, бу барлык кертелгән торакның гомуми мәйданыннан 19,4% тәшкил итә.
Халыкның кулланучы активлыгы саклана. 2019 елның гыйнвар-февралендә ваклап сату әйләнеше 143,5 млрд сум яки 2018 елның гыйнвар-феврале дәрәҗәсенә карата чагыштырма бәяләрдә 103,9% тәшкил иткән. Ваклап сату әйләнешендә иң зур чагыштырма авырлыкны азык булмаган тауарлар алып тора – 57,8%. Азык-төлек өлеше, эчемлекләрне һәм тәмәке эшләнмәләрен дә кертеп, 2019 елның гыйнвар-феваралендә 42,2% тәшкил иткән. 2018 елның гыйнвар-феврале белән чагыштырганда халыкка күрсәтелгән түләүле хезмәтләр күләме үсеше билгеләп үтелә.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте