Икътисад министрлыгында технологияләр трансферы һәм фәнни-техник эшчәнлекне коммерцияләштерү буенча эш төркемен төзү турында фикер алыштылар

2019 елның 20 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Индира Киреева Илкүләм технологияләр трансферы ассоциациясе башкарма директоры Егор Шипицын белән киңәшмә уздырды. Очрашуда Ассоциациянең фәнни-техник үсеш, технологияләр трансферы һәм Россия Федерациясе субъектлары белән хезмәттәшлек өлкәсендә эшчәнлек юнәлешләре тәкъдим ителде.

Ассоциация коллегаларына Татарстан Республикасының инновацион үсешкә ярдәм өлкәсендә эшчәнлеген тәкъдим итү кысаларында Иннокам ассоциациясе гамәлгә ашыра торган "Инноскоп" ачык инновацияләрнең санлы мәйданчыгы, шулай ук Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы җаваплылыгындагы "2016-2021 елларга Татарстан Республикасы интеллектуаль милек базарын үстерү" программасы кысаларында предприятиеләр өчен ярдәм чаралары тәкъдим ителде.

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча технологияләр һәм инжинирингтан ачык файдалануны гамәлгә ашыру юнәлешләре, югары уку йортлары технологияләре трансферы, интеллектуаль милекне залог итеп предприятиеләргә кредитлар бирү буенча Ассоциация белән алга таба хезмәттәшлек турында карар кабул ителде.

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International