Алабугада күпләп сату-бүлү үзәге ачарга ниятлиләр. Проектны гамәлгә ашыруга 1 млрд сумлык инвестиция салыначак

2019 елның 15 марты, җомга

Алабугада X5 RETAIL GROUP өчен заманча күпләп сату-бүлү үзәге ачу ниятләнә. Күпләп сату-бүлү үзәгенең мәйданы 18 мең кв.м. тәшкил итәчәк. Проектны гамәлгә ашыруга 1 млрд сумлык инвестиция салыначак. Яңа объектны ачу Алабуга районының инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк һәм социаль-икътисадый хәлен яхшыртырга булышачак.

Күпләп сату-бүлү үзәген төзү мәсьәләләре Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында узган киңәшмәдә каралды. Чара кысаларында проектның техник заказчысы, гавәми сервитут һәм җир кишәрлекләре арендасы сроклары турында мәсьәләләр тикшерелде.

Татарстан Республикасы "Моношәһәрләрне үстерү фонды" КО белән берлектә әлеге инвестиция проектын гамәлгә ашырырга комачаулаучы инфраструктур чикләүләрне бетерергә, ягъни электр челтәрләре, газүткәргеч, газ-җайга салу пункты, котельный, юллар, скважина, чистарту корылмалары кебек инженерлык һәм транспорт инфраструктурасы объектларын төзергә һәм төзекләндерергә ниятли.

 ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International