Тверь өлкәсе делегациясе Татарстанда инвестиция үсешен өйрәнде

2019 елның 15 марты, җомга

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Тверь өлкәсе вәкилләре булып китте. Эш сәфәре кысаларында алар Татарстанның инвестиция үсеше, макроикътисадый фаразлау, электрон сату мәйданчыклары эше мәсьәләләрен, шулай ук республикада эшкуарлыкка ярдәм төрләрен өйрәнде.

Тверь өлкәсе делегациясе шулай ук Татарстан Республикасы Инвестиция үсеше агентлыгында, Эшкуар йортында, "Иннополис" университеты һәм махсус икътисадый зонасында, югары технологияләр өлкәсендә "ИТ-Парк" технопаркында һәм Татарстан Республикасының башка инвестиция һәм инновация инфраструктурасы объектларында булырга ниятли.

 ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International