Индира Киреева "Смартека" акыллы чишелешләр китапханәсе" системалы инициативасын формалаштыру буенча семинарда катнашты

2019 елның 14 марты, пәнҗешәмбе

Мәскәүдә "Смартека" акыллы чишелешләр китапханәсе" системалы инициативасын формалаштыру буенча семинар-киңәшмә узды. Чарада Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Индира Киреева катнашты.

Семинар кысаларында концепция тәкъдим ителде һәм "Яңа проектларны этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы" АКОның "Смартека" акыллы чишелешләр китапханәсе" яңа системалы инициативасының методологиясе каралды. Бу - социаль-икътисадый үсешнең иң яхшы Россия һәм халыкара тәҗрибәләрен даими эзләү һәм алар нигезендә Россия субъектларында алга таба гамәлгә кертү өчен әзер чишелешләр формалаштыру механизмы.

"Смартека" акыллы чишелешләр китапханәсе"ндә "2024 елга кадәр чорда Россия Федерациясе үсешенең илкүләм максатлары һәм стратегик бурычлары турында" 2018 елның 7 маендагы 204 санлы Россия Федерациясе Президенты Указы кысаларында Илкүләм проектларга ирешүгә булышучы тәҗрибәләр, шулай ук Стратегик инициативалар агентлыгының социаль һәм икътисадый  бурычларны хәл итүгә, санлы икътисадны үстерүгә юнәлтелгән лидерлык инициативаларына ярдәм һәм системалы инициативаларны гамәлгә ашыруга юнәлтелгән эшчәнлеге кысаларында проектлар тәкъдим ителәчәк. Федераль хакимият органнары һәм үсеш институтлары белән берлектә агентлык илнең теләсә кайсы төбәгендә гамәлгә кертү өчен әзер комплекслы чишелешләр эшләячәк, бу 2024 елга кадәр чорда Россия Федерациясе үсешенең илкүләм проектлары, илкүләм максатлары һәм стратегик бурычлары күрсәткечләренә ирешүгә булышлык итәчәк. Һәр тәҗрибә механизмнарның стандартлаштырылган тасвирламасыннан, типлаштырылган юл картасыннан, оештыру һәм финанс модельләреннән, гамәлгә ашыру өчен кирәкле норматив хокукый актлар пакетыннан гыйбарәт булыр дип ниятләнә. Тәҗрибәләрнең нәтиҗәлелеге донор төбәкләрдә әлеге тәҗрибәләрне гамәлгә ашыруның уңышлы тәҗрибәсе белән һәм экспертлар бергәлеге тарафыннан расланачак. Шулай ук актив таратуны, гамәлгә кертүне һәм тәҗрибәләр мониторингын тәэмин итә торган иң яхшы тәҗрибәләр алмашу системасы да тиешенчә эшләп бетереләчәк.

 ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International