15 апрельдә "Сәнәгый технопарклар: төзү һәм эшчәнлек белән идарә итү" укыту программасы старт ала

2019 елның 14 марты, пәнҗешәмбе

Россия кластерларын һәм технопаркларын үстерү ассоциациясе "Белемнәр икътисады институты" өстәмә һөнәри белем бирү автоном коммерциясез оешмасы белән берлектә "Сәнәгый технопарклар: төзү һәм эшчәнлек белән идарә итү" программасын эшләтеп җибәрә. Анда икътисадый һәм сәнәгый сәясәт өлкәсендә башкарма хакимият органнары, кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм инфраструктурасы оешмалары вәкилләре, технопарклар һәм сәнәгый технопаркларның идарәче компанияләре җитәкчеләре һәм белгечләре, шулай ук сәнәгый технопарк үрнәгендә сәнәгый мәйданчыкны үстерү белән кызыксынучы эре һәм урта бизнес вәкилләре катнашачак.

Программа 15 апрельдә йөреп уку-дистанцион формада старт ала. Ул теоретик һәм гамәли өлешләрдән тора. Тыңлаучылар төркемнәрдә эшләячәк, шулай ук биремнәрне мөстәкыйль рәвештә үтиячәк. Укыту программасын узу нәтиҗәләре буенча катнашучылар тиешле үрнәктәге квалификация күтәрү турында таныклык алачак.

Әлеге укыту прграммасын булдыру зарурлыгы 2018 ел дәвамында Ассоциация адресына төбәкләрдә технопарклар төзү һәм үстерү белән шөгыльләнүче белгечләр һәм җитәкчеләрнең квалификациясен күтәрүнең кыска вакытлы укыту программаларын уздыру буенча күп кенә гарзызнамәләр керү белән аңлатыла. Программа шулай ук "Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм" илкүләм проекты күрсәткечләренә ирешү  һәм "Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары акселерациясе" Федераль проектының "Укыту программаларын эшләү һәм төбәк (муниципаль) командаларны, кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм инфраструктурасы оешмаларын укыту белән тәэмин итү"  5.4 бурычын гамәлгә ашыру максатларында эшләнгән.

Программа һәм катнашу шартлары белән тулырак түбәндәге сайтта танышырга мөмкин: http://akitrf.ru/about_association/novaya-stranitsa/?bitrix_include_areas=Y&clear_cache=Y

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International