Путин бизнеска административ басымны киметергә чакырды

2019 елның 20 феврале, чәршәмбе

Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга юлламасы белән чыгыш ясаганда ил эшкуарлары эшчәнлеген чикли торган барлык төр киртәләрдән баш тартырга чакырды. "Ил каршында торган киң колачлы максатларга ирешү өчен бизнес башлангычларын чикли торган бар нәрсәдән арыну зарур", - дип белдерде ул. Президент ассызыклаганча, эшкуарлар җинаять яки административ җәзадан һәм башка рисклардан һаман саен куркып яшәргә тиеш түгел. Владимир Путин контроль-күзәтчелек органнарының эш сыйфатын ачык күрсәткән статистиканы китерде. Әлеге нәтиҗәләргә караганда, эшкуарларга карата кузгатылган эшләрнең яртысы диярлек (45%) судка кадәр барып җитмичә туктатыла, чөнки аңлаешсыз сәбәпләп аркасында кузгатылган була. Хәлне анализлау һәм мәсьәләне хәл итү буенча тиешле күрсәтмәләр Югары судка һәм Генераль прокуратурага бирелгән инде.  

Президент әйткәннәр Россиядә гамәлгә ашырыла торган контроль-күзәтчелек эшчәнлеге реформасының мантыйкый дәвамы булып тора, соңгысы "зирәк контроль" системасын (тикшерүчеләр эшенең рискларны ачыклауга юнәлтелгән алымга күчүе, кисәтү эшенә басым ясау, контроль органнарының эш нәтиҗәлелеген бәяләүгә карата карашларны үзгәртү ) булдыруны, шулай ук бизнес алып баруга карата элек билгеләнгән таләпләрне оптимальләштерү һәм искергән, каршылыклы нормаларны юк итү максатыннан, бизнес-бергәлек белән берлектә аларны масштаблы рәвештә яңадан карауны күздә тота.

Реформа чаралары кысаларында 2018 елның 9 февраленнән Татарстан Республикасында, кече һәм урта бизнес вәкилләренә оператив мәгълүмат бирү максатларында, "Сыналган бизнес" Интернет-ресурсы эшли. Ресурс бер урында бик күп файдалы мәгълүматны алырга мөмкинлек бирә - тикшерүләр буенча белешмәлекләр, законнардагы яңалыклар, чараларның анонслары һ.б.лар. Портал - тикшерүләрне узу буенча гамәли рекомендацияләрне үз эченә алган белемнәр тупланмасы, ул экспертларга консультация сорап мөрәҗәгать итәргә, шулай ук чек-битләр буенча үз-үзеңне тикшерергә мөмкинлек бирә. Тикшерүләрне исәпкә куюның электрон журналы функционалы аша тикшерү материалларын кертергә (шул исәптән фото һәм видеофайлларны), эксперт шәрехләрен һәм киңәшләрен алырга, норматив хокукый акт проектларының җайга салу йогынтысын бәяләү процедураларында катнашырга була.

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International