Татарстан Респбликасында кара һәм төсле металл ватыгын әзерләү, саклау, эшкәртү һәм сату белән шөгыльләнүче предприятиеләргә планлы тикшерүләр старт алды. Алар лицензия таләпләренең үтәлү-үтәлмәвен ачыклауга юнәлтелгән һәм кисәтү характерында. Контроль чаралары эшкуарларга лицензия таләпләрен үтәү мәсьәләләрен күз уңында тотарга, кеше тормышы һәм сәламәтлегенә, әйләнә-тирәлеккә зыян китерердәй таләп бозуларны булдырмаска ярдәм итә.
Тикшерү барышында металл ватыгын әзерләү, саклау, эшкәртү һәм сату буенча документлар һәм эшчәнлекне гамәлгә ашыру урынында кирәкле җиһазлар булу-булмау каралачак.
Тикшерүгә яхшылап әзерләнү өчен эшкуарлар "Лицензиатның дистанцион мәктәбе" метериалларын өйрәнә яки "Сыналган бизнес" сайтында урнаштырылган чек-бит сорауларына җавап бирә ала.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте