Чаллыда торак фондын төзекләндерү дәрәҗәсе 99,1% тәшкил иткән. Татарстан галимнәре соңгы 5 елдагы фәнни тикшеренүгә йомгак ясады

2019 елның 18 феврале, дүшәмбе

Торак фондын төзекләндерү дәрәҗәсеннән иң канәгать кешеләр Чаллыда яши. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Перспективалы икътисадый тикшеренүләр үзәге галимнәре әнә шундый нәтиҗәгә килгән. Республика шәһәрләре һәм районнарының ТКХ торышына комплекслы социологик тикшеренү 2013-2018 елларда үткәрелгән. 

Чаллы югары бәя күрсәткән. Анда төзекләндерү дәрәҗәсе 99,1% тәшкил итә. Казанда күрсәткечләр - 94,4%ка, Түбән Камада 93,1%ка тигез. Фәкать авыл җирлекләре генә булган районнар арасында Балтачка тиңнәр юк - 93,1%.

Тикшеренү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, республикада соңгы елларда торак фондын төзекләндерүдә уңай үзгәрешләр бар. 2016 елда төзекләндерелгән торак фондының чагыштырма авырлыгы 75,1% тәшкил итсә, 2013 елда ул 73,7% булган.

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International