"Алабуга"да 2019 елда 52 тонна гөмбә үстергәннәр. Финанс ярдәмен Икътисад министрлыгы күрсәтте

2019 елның 18 феврале, дүшәмбе

52 тонна шампиньон. Быел "Алабуга" махсус икътисадый зонасы резиденты нәкъ менә шундый күләмдә гөмбәләр үстергән. Производство 2018 елның декабрендә сафка бастырылды. Эшкуар дәүләттән финанс ярдәме алды һәм кредит буенча процентлар түләү белән бәйле 5 миллион сумлык чыгымнарны каплады. Субсидияләрне ТР Икътисад министрлыгы каршындагы "Татарстан Республикасының кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү һәм аны үстерү программаларын гамәлгә ашыру үзәге" ДКУ "Процент ставкасын субсидияләү" программасы кысаларында бирде.

Хәзер предприятиедә 151 эш урыны булдырылган. Җитештерүче 2019 елда шампиньоннар сатудан кергән табышны 250 млн сумга кадәр арттырырга ниятли.

Тулырак мәгълүмат Эшкуарлыкка ярдәм үзәгендә: Казан шәһәре, Петербург урамы, 28, т. (843) 524-90-90.

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International