Кара һәм төсле металл ватыгын әзерләү, саклау, эшкәртү һәм сату эшчәнлеген планлаштырган һәм аны гамәлгә ашыручы татарстанлылар лицензиатның дистанцион мәктәбен уза ала. Укыту материаллары Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында урнаштырылган: http://mert.tatarstan.ru/rus/Remote_school_of_the_licensee.htm.
Катнашучыларга лицензия алу тәртибе, аңа карата таләпләр, закон нигезләре белән танышырга мөмкин. Контроль-күзәтчелек эшчәнлеге реформасына багышланган бүлекләр дә бар. Соңгы материал (Кырыгынчы дәрес) ТР Икътисад министрлыгында укыту семинары барышында лицензиатлар биргән сорауларга җаваплардан гыйбарәт.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте