РФ гражданины ике чит ил паспорты алырга мөмкин. Гаризаны КФҮ офисларында бирергә була

2019 елның 16 феврале, шимбә

Казан КФҮ Идел буе бүлеге, Яшел Үзән һәм Лениногорск филиаллары. Әлеге күпфункцияле үзәкләрдә икенче чит ил паспортын алуга гариза бирергә мөмкин. Документка бер-берсенең суверенитетын танымаучы илләргә барырга карар иткән, паспорт виза рәсмиләштерү өчен чит дәүләт консуллыгында булып, ашыгыч рәвештә чит ил командировкасына китү зарурлыгы чыккан очракларда заказ бирергә мөмкин.

Якын арада икенче чит ил паспортын Түбән Камада, Әлмәттә, Чаллыда, Чистайда, Алабугада һәм Бөгелмәдә алырга мөмкин булачак. Хәзер әлеге шәһәрләрнең КФҮдә җиһазларны тоташтыру бара.

Икенче чит ил паспорты бары тик яңа үрнәктә (биометрик) бирелә. Бу - бармак эзләреннән гыйбарәт, күбрәк битләргә ия булган, паспорт контролен үткәндә шәхесне идентификацияләү процессын гадиләштерә торган яңа буын паспорты. Документның гамәлдә булу вакыты 10 ел тәшкил итә.

КФҮнең башка хезмәтләре белән әлеге сайтта танышырга мөмкин: http://mfc16.tatarstan.ru/

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International