Лаешта фермерларга һәм авыл кооперациясенә ярдәм мәсьәләләре каралды

2019 елның 15 феврале, җомга

Лаешта фермерларга ярдәм мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл узды. Чарада Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм аның карамагындагы учреждение белгечләре катнашты.

Түгәрәк өстәл кысаларында "Фермерларга ярдәм системасын төзү һәм авыл кооперациясен үстерү" төбәк проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре хакында фикер алышынды. Ул, шул исәптән грант ярдәме хисабына, хуҗалыклар төзү һәм үстерү, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын үстерүгә юнәлтелгән. 2024 елга Татарстанда әлеге өлкәдә мәшгуль кече һәм урта эшкуарлык субъектлары саны 19 мең кешегә җитәр дип көтелә.

 ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International