Татарстан Президенты РФ ВЭБ сессиясендә: Территорияләрне төзекләндерү икътисадый гына түгел, күп кенә социаль бурычларны да хәл итә

2019 елның 14 феврале, пәнҗешәмбе

Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев рәислегендә пленар утырыш тәмамланганнан соң, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Шәһәр уңайлыгы икътисады" темасына шәһәр икътисадын үстерү мәсьәләләренә багышланган РФ ВЭБ сессиясендә катнашты.

Әлеге сессиянең модераторы - Внешэкономбанк Рәисе Игорь Шувалов, беренчеләрдән булып, җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү белән кайчан һәм ничек системалы шөгыльләнергә карар итүе һәм моның өчен нинди идарә итү карарлары кабул итәргә кирәк булуы турындагы сорау белән Рөстәм Миңнехановка һәм ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишманга мөрәҗәгать итте. 

Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, әлеге зур эш өчен 2014 елда һәр эре шәһәрдә диярлек булган, ә төгәлрәге Казандагы Горький исемендәге үзәк мәдният һәм ял паркын төзекләндерү этәргеч булган. "База реконструкциясеннән соң мине казанлыларның җанлы яңгырашы таң калдырды - безнең өчен бу көтелмәгән иде. Кешеләрнең безгә социаль инфраструктура объектлары төзелеше өчен дә, башка проектларны гамәлгә ашыру өчен дә шулай ихлас һәм күпләп рәхмәт белдергәне булмады. Парклар һәм скверларны төзекләндерүнең зур социаль нәтиҗәгә китерүе аңлашылды", - дип ассызыклады ул һәм:  "Шул ук елны без бөтен республика буенча җәмәгать киңлекләре белән эшнең максатчан программасын гамәлгә куярга карар иттек, ә киләсе 2015 ел Парклар һәм скверлар елы, дип игълан ителде", - дип өстәде.

"Моңарчы парклар белән Россиядә, Мәскәүдән кала, җирле хакимият беркайчан да диярлек шөгыльләнмәде. Башкалада мин Наталия Фишман белән таныштым, ул төзекләндерү нәтиҗәләре турында шулай инандырып сөйләде ки, тиздән мин аңа ярдәмчем булырга һәм безнең программаны гамәлгә куярга тәкъдим иттем", - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов һәм Наталиягә сүз бирде. Президент ярдәмчесе сессиядә катнашучылар алдында программаның җирле архитекторларны әзерләү, җирле халыкның проектлауда катнашуы, җирле производстволарны үстерү, ведомствоара хезмәттәшлек, шулай ук җәмәгать киңлекләрен мәдәни программалар һәм вакыйгалар белән баету кебек төп алымнарын тәгъбир итте. Искәртеп үтәбез, әлеге алымнар 12 февраль көнне Казанга визиты барышында Россия Президенты Владимир Путинга тәкъдим ителде һәм Илбашында зур кызыксыну уятты. 

Татарстан Республикасы Президенты фикеренчә, төзекләндерү эше социаль киеренкелекне бетерү өчен бер тапкыр эшләнә торган шөгыль түгел. Төзекләндерү җирле икътисадны яхшырта, кече һәм урта бизнеска стимул бирә, бу кече һәм моношәһәрләрдә бигрәк тә нык сизелә. Җәмәгать киңлекләрен үстерү программасы белән эшләү территорияләрне төзекләндерүгә йөз тоткан гамәлдәге җирле производстволар үсешенә һәм яңалары барлыкка килүгә этәргеч булды. Әйтик, кече архитектура формаларын җитештерү зур куәтләр таләп итми, ә архитекторлар белән хезмәттәшлек нәтиҗәсендә продукция сыйфаты һәм ассортименты даими арта һәм тәҗрибә туплана. 

"Төзекләндерү өлкәсендә эшләүче күп кенә Татарстан компанияләре хәзер продукцияләрен башка төбәкләргә җибәрә.

Без парклар, скверлар һәм яр буйларының төрле юнәлештәге кече һәм урта бизнес өчен кызыклы булуын күрәбез. Анда җәмәгать туклануы нокталары, спорт инвентаре прокаты һәм башка мөмкин булган урам сәүдәсе керә. Еш кына моның белән яшь һәм эш башлап килүче эшкуарлар шөгыльләнә, җәмәгать киңлекләрен үстерү аларга үз үсешләренә этәргеч бирә", - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов һәм  Лаеш, Тәтеш, Түбән Кама һәм башка кече шәһәрләрне мисал итеп китерде. Соңгыларында Җәмәгать киңлекләрен үстерү программасында катнашканнан соң туристлар ташкыны гына артып калмаган, кешеләрнең кече һәм моношәһәрләрдән эре мегаполисларга агылуы кимегән. Бөтенроссия миграция проблемасының җитдилеген исәпкә алган сурәттә бу сөендерми түгел.

Үз чыгышы ахырында Татарстан Республикасы Президенты төзекләндерүнең формаль проектларны кертү белән генә чикләнеп кала алмавын аеруча ассызыклады. Татарстан очрагында төзекләндерү ул киңлекләрне комплекслы үстерү, профессиональлеккә инвестицияләр салу булды, ә бу кешеләр һәм аларның яшәү территориясе хакына үзара хезмәттәшлеге дигән сүз. 

Татарстан вәкилләре чыгышын йомгаклап, Игорь Шувалов Рөстәм Миңнехановка Казанда Б Стрелка мәгълүм консалтинг компаниясе мисалында архитектура бюросын төзергә тәкъдим итте, ул Наталия Фишман җитәкчелегендә бөтен Россия буенча үз проектларын гамәлгә ашыра алыр иде. 

Сессиядә башка спикерлар арасында Иваново өлкәсе губернаторы Станислав Воскресенский, Новокузнецк шәһәре башлыгы Сергей Кузнецов һәм Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор, шулай ук "РТЮ" ААҖ генераль директоры - идарә рәисе Олег Белозеров, "Сколково" Мәскәү идарә мәктәбе президенты Андрей Шаронов, СИБУР ГАҖ идарә рәисе Дмитрий Конов һәм GS Group стратегик үсеш буенча вице-президенты Константин Аксёнов һәм башкалар чыгыш ясады.

Сессиягә экспертлар сыйфатында РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары - РФ Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе Константин Чуйченко, РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виталий Мутко, РФ төзелеш һәм ТКХ министры Владимир Якушев, РФ икътисадый үсеш министры Максим Орешкин, РФ фән һәм югары белем министры Михаил Котюков, Калининград өлкәсе губернаторы Антон Алиханов, Санкт-Петербург губернаторы Александр Беглов, Калуга өлкәсе губернаторы Анатолий Артамонов, РФ ВЭБ рәисе урынбасары, Моношәһәрләрне үстерү фонды генераль директоры Ирина Макиева, "Корпорация МСП" АҖ генераль директоры - идарә рәисе  Александр Браверман, "ДОМ.РФ" АҖ генераль директоры Александр Плутник һәм "Россия экспорт үзәге" АҖ генераль директоры Андрей Слепнев чакырылган иде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International