Уңышлы тәҗрибәләрне алмашу хисабына лидерлык күнекмәләрен үстерүгә булышлык итү. "Лидериада" идарәче турнирын оештыручы әнә шундый бурыч куя. Ул компанияләргә үсәргә һәм предприятие эчендә бизнес-процесслар белән идарә итәргә ярдәм итүче фирма җитәкчесе булып тора.
Чара 16 февраль көнне Казанда Бутлеров урамы, 44 йортта узачак. Катнашу өчен шушы сайтта теркәлергә кирәк: https://lideriada.timepad.ru/event/904280/.
Әлеге проект "Россия лидерлары" Бөтенроссия идарәчеләр конкурсы кысаларында гамәлгә ашырыла. Хәзерге вакытта дүрт татарстанлы ярымфиналга узды. Конкурсның йомгаклау этабы мартта үткәрелә.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте